Санкцияләр икътисад үсешен туктатмады
2022 елда Лаеш районы икътисады, бар илебездәге кебек, яңа шартларга җайлашты.
Лаеш районы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр социаль-икътисади үсеш рейтингында алдынгы урынны саклап калды һәм 2022 ел йомгаклары буенча икенче урын алды.
Район икътисадын үстерүдә эре сәнәгать предпиятиеләре әйдәп бара: Казан май комбинаты, Г.М. Тукай исемендәге халыкара “Казан” аэропорты, “ICL” компанияләре төркеме, “ДорХан” компанияләр төркеме, “Ферекс” ЧҖҖ ТД, “Яратель” кошчылык фабрикасы.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук үзмәшгульләр дә уңышларын күрсәтәләр. Районда 2399 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты һәм 3558 үзмәшгуль үз эшчәнлеген алып бара. Район икътисадында аларның өлеше 30%тан артык.
Лаеш районында инвесторларны җәлеп итү өчен барлык шартлар булдырыла. Лаеш районының географик яктан уңайлы урнашуы һәм инженерлык һәм транспорт инфраструктурасының интенсив үсеше сәнәгать һәм туристик юнәлешләрдә инвестицияләр килүне җәлеп итә. 2023 елда берничә эре инвестиция проектын тормышка ашыру планлаштырыла.
“Иннополис” аерым икътисади зона резидентлары үз проектларын уңышлы алып баралар. Мәсәлән, ICL компанияләр төркемендә ана платалар җитештерү өчен завод төзелеп беткән. Пластиктан көнкүреш әйберләре җитештерүче “ТрендпластМ” ЧҖҖ җитештерү корпусы төзүне дәвам итә, җиһазлар сатып алынган инде.
“Ферекс” ЧҖҖ ТД 2023-2025 елларда мәйданы 50 000 кв.м булган җитештерү-логистик комплекс төзүне планлаштыра. Эшләүчеләр саны 800 кешегә җитәчәк. “ДорХан СПК-Казан” ЧҖҖ предприятиене модернизацияләүбуенча проект кысаларында җитештерүне арттыруны һәм өстәмә рәвештә 350 эш урыны булдырырга ниятли. “ПолимерПласт” ЧҖҖ Комлы Ковалида экструдияле пенополистирол ясау буенча җитештерү комплексы төзергә һәм эшләтә башларга җыена, анда яңа 84 эш урыны булдырыла.
Егорьево авыл җирлеге территориясендә “Биосфера-Фиш” компаниясе балык үрчетү өчен булган өч буаны үзгәртеп коруны дәвам итә һәм ике яңа буа төзелеше алып бара. “Нармонка” агрофирмасы базасында “Нармонка яшелчәләре. Иң яхшылары янәшә” инвестиция проекты тормышка ашырыла. Ачык туфракта соңрак эшкәртү һәм саклау өчен 55 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә үстерү планлаштырыла. 26 эш урыны булдыру ниятләнә. “Агробиотехнопарк” ЧҖҖ Нармонка авыл җирлеге территориясендә Казан дәүләт аграр университетының тәҗрибә-эксперименталь базасын төзи.
Хәзерге вакытта “РФ Туризм корпорациясе” АҖ катнашында ел әйләнәсе эшли торган “Лаеш” курорты проектын тормышка ашыру буенча әзерлек эшләре алып барыла. Булачак ял зонасы сәламәтләндерү, пляж, экология һәм круиз туризмын берләштерә. Лаеш шәһәрендә “Сыр һәм сөт” глэмпингы булдыру буенча проект безнең якта яшәүчеләргә һәм кунакларга табигатьтә гастрономик ял белән яда мәдәният тәкъдим итәр. Проектны тормышка ашыру кысаларында фермерлар чималын файдаланып 20 төрдән артык сыр җитештерү планлаштырыла.
Чирпы авыл җирлеге территориясендә “Кече Якутия” туристик этнокомплекс төзү планлаштырыла, анда яңа 10 эш урыны булачак. Проект 2024 елда эшли башлар дип көтелә..
2022 елда Лаеш районы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. “Семрук” рекреацион-мәдәни кластеры территориясен төзекләндерү” проектын тормышка ашыруга район 70 миллион сум акча алды.
Бизнес үсешнең яңа нокталарын таба, хезмәт коллективларын һәм финанс тотрыклылыгын саклый алды. Чикләүче чаралар чит ил продуктларыннан бәйлелекне киметү һәм экспорттан яңа табыш чыганаклары табу мөмкинлеге бирде.
Саннар һәм фактлар
-Районның территориаль продукты тулаем дәрәҗәсе фаразланган күрсәткечләр буенча 45,5 миллиард сум тәшкил итә.
-2022 елда район предприятиеләреннән 59,52 миллиард сумлык сәнәгать продукты озатылган.
-2022 елда салым һәм салым булмаган керемнәр – 1,04 миллиард сум.
-2022 елда төп капиталга инвестицияләр күләме – 19,7 миллиард сум.
-2022 елда файдалануга тпшырылган торак йортларның гомуми мәйданы – 350484 кв.м.
-Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе – 7,7 миллиард сум.
-Теркәлгән эшсезлек күләме эшче көч саныннан 0,11% тәшкил итә. Районда 768 вакансия бар.
Депутатлар отчет сессиягә чакырыла
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль район Советының егерме бишенче сессиясе 2023 елның 21 февралендә ICL технопаркында (Усады) була.
Депутатлар Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларын һәм 2023 елга бурычларны карап тикшерәчәкләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев