Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Сатулар законга ярашлы төстә үтә

​​​​​​​Лаеш районында ришвәтчелек куркынычы исәпләнелә һәм кими бара.

Лаеш районы милкенә карата аукционнар үткәрү тәртибе нинди -  МУП “Земля” директоры Чулпан Сидорова белән әңгәмәбез шул темага.

Чулпан Тәлгатовна, сатулар нинди документлар белән башкарыла?

-Күчемле һәм күчемсез милеккә карата сатулар үткәрү тәртибе “Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында”гы 2001 ел 21 декабрьдәге  №178-ФЗ Федераль законы  белән үткәрелә. Ә Лаеш районы территориясендәге җир участокларын сату үткәрү тәртибе РФ Җир кодексы нигезендә тормышка ашырыла.

Сатулар үткәрү турында карарны кем кабул итәргә хокуклы?

-Муниципаль милеккә карата аукцион үткәрү турындагы карарны район башкарма комитеты кабул итә, шул исәптән гражданнар яки юридик затлар гаризалары буенча да. Сатуларны гражданнар яки юридик затлар гаризалары буенча үткәргәндә гариза белән җир участогы урнашкан урын схемасы да бирелә. Кызыксынулы зат кадастр эшләре үткәрүгә тиешле аттестаты булган кадастр инженерын мөстәкыйль сайлый. Безнең оешма да мондый хезмәтләр күрсәтә.

 Сатулар үткәрү буенча мәсьәләләр районның җир комиссиясе утырышларында карала, аның составы район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән расланган.

Сатулар үткәргәндә ришвәтчелек гамәлләре булмасын өчен нинди чаралар күрелә?

-Ел саен сатып алулар буенча район комитеты муниципаль милеккә карата сатып алуларны оештыру һәм үткәрү буенча махсус оешма сайлап алуга тендер үткәрә. Шушы көндәшле эшләр нигезендә сатуларны Лаеш районы “Земля” МУП оештыра.

Муниципаль милеккә карата милек хокукларын тормышка ашыру буенча электрон мәйданчыклардан файдалану да ришвәтчелек күренешләрен киметә.

Элек җир участокларын сатулар “чүкеч” белән үткәрелде. 2022 елның 30 сентябреннән алар электрон рәвештә үткәреләчәкләр, индивидуаль торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен, гражданнарга яки крестьян-фермер хуҗалыкларына шәхси ихтыяҗлары өчен бакчачылык алып баруга сатыла торган җир участоклары искәрмә булып тора.

Сатулар үткәрү турында алдан хәбәр итү кирәкме?

-Сатулар үткәрү турында белдермә аларны үткәргәнче 30 көн алдан урнаштырыла. Анда сатуларда катнашу өчен кирәк булган тулы мәгълүмат күрсәтелә: сату предметы, башлангыч бәя, “аукцион адымы”, алдан түләнәсе акча күләме, йөкләтелү булуы, гаризалар кабул итү срогы, вакыты һәм тәртибе, сораулар булу ихтималына элемтәгә керү өчен мәгълүмат, шулай ук законда каралган башка мәгълүматлар.

Гаризалар кабул итү төгәлләнгәч аларны карау беркетмәсе чыгарыла. Гаризаларны да комиссия карап тикшерә. Сату нәтиҗәләре беркетмәдә билгеләнә, аны рәсми сайтка урнаштырабыз. Аннан соң килешү төзелә. Ул Росреестрда теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы камская новь кама ягы Сатулар законга ярашлы төстә үтә