Татарстан ветеринария хезмәте көзге эпизоотиягә каршы чаралар үткәрә
Көзге эпизоотиягә каршы чаралар 1 августта башланды.
Алар түбәндәгеләрне күздә тота:
— авыл хуҗалыгы хайваннарын себер чире, котыру авыруы, йогышлы төенчекле дерматит һәм башка карантин авыруларына каршы вакцинацияләү.
— эре һәм вак мөгезле терлек, атлар бруцеллезы, эре мөгезле терлек лейкозы һәм башка инфекцияләр буенча тикшеренүләр өчен кан сайлап алу.
— кошлар гриппы, дуңгыз чумасы, сарыклар һәм кәҗәләр оспасы, йогышлы төенчекле дерматит буенча тикшеренүләр өчен пробалар сайлап алу.
— паразитик инфекцияләргә каршы эшкәртү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев