Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Татарстанда “Ел инженеры”н сайлыйлар

​​​​​​​Линар Сабиров IIнче“Ел инженеры” республика конкурсы финалында катнашты. Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальник урынбасары Линар Сабиров беренче этапны үтте (читтән торып) һәм икенче финал этабына чакырылды.

Фотоны Линар Сабиров бирде.

Читтән торып үткәрелгән этап йомгаклары буенча, анда 279 кеше катнашуга теләк белдергән, анда җиңгән 108е финал этабына чакырылган. Ул 27-28 октябрь көннәрендә 12 номинациядә үтә. Һәр кайсында катнашучылар өч категориягә бүленә:

1.”Булачак инженерлар” – инженерлык белгечеге буенча укучы студентлар;

2.”Яшьлек, уңыш, перспектива” – 35 яшькәчә эшләүче инженерлар;

3.”Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык” – 35 яшьтән өлкән эшләүче инженерлар.

Лаеш районы данын Линар Сабиров яклады. Ул “Авыл хуҗалыгы” номинациясенең “Яшьлек, уңыш, перспектива” категориясендә чыгыш ясый.

Линар Сабиров сөйли:

-“Яшьлек, уңыш, перспектива” категориясендә тугыз кеше катнашты, шуларның икесе студент, бер аспирант, биш укытучы. Җитештерүдән мин генә идем. “Авыл хуҗалыгы” номинациясеннән финалда өч кеше катнашты. Минем көндәшләрем Аграр университет укытучылары иде. Без проект әзерләдек, аны комиссия алдында якладык. Моннан тыш Россия һәм Татарстанның тәҗрибәле инженерлары осталык сәгатьләре, тренинглар үткәрделәр. Ковидка каршы чаралар катгый сакланды: барыбыз залгаQR-кодлар буенча керде һәм залдагы кешеләр саны тиешле нормада булды. Ике атнадан IIнче “Ел инженеры” республика конкурсының финал нәтиҗәләре билгеле булачак. Ә әлегә көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев