Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

ТВ объективында - авыл хуҗалыгы предприятиеләре

Авылда эш - коронавирус һәм карантин аркасында эшсез калганнар өчен чыгу юлы. Федераль телеканаллар объективларына «Кәүсәр» ит эшкәртү кооперативы эләккән.

Белешмә өчен: "Кәүсәр" предприятиесендә казылык, сосиска, паштетлар, ысланган һәм киптерелгән үрдәк итеннән җитештерелгән продукция һәм башкалар җитештерәләр. 

Коронавирус пандемиясе күп кенә кунакханәләр, кафе, турагентлыкларның вакытлыча ябылуына китерде, ә аларның хезмәткәрләре эш эзли. Һәм аны кадрлар җитмәүче авылларда табалар. Фермер хуҗалыкларына төрле эштә эшләүчеләр дә, югары квалификацияле белгечләр дә - инженерлар, программистлар, җайланмалар көйләүчеләр һәм башкаларда кирәк. 

-Берничек тә хезмәткәрләр таба алмадык. Карантин безгә ул яктан ярдәм итте, без барлык вакансияләрне дә яптык, – дип сөйли җитештерүнең башкарма директоры Эльза Воробьева. 

Әле бер ай элек кенә шәһәрдән авылга йөрү бик ерак, ә фермер хуҗалыгы шәһәрнекеләр өчен түгел кебек иде. Әмма тормыш күпләрне үз карашларын үзгәртергә мәҗбүр итте. 

Зур кунакханә комплексында инженер булып эшләгән Феликс Абдурахманов эш эзләргә мәҗбүр була: изоляция вакытында кунакханәне ябалар, хезмәт хакының яртысын гына түлиләр. Шулай итеп ул " Кәүсәр" АХҖКына эләгә. 

-Яңа эш, авылда булса да, беркайчан да булмаганча кирәк, - дип аңлатты Феликс Абдурахманов. - Комлы Ковали Казаннан 50 километр гына ераклыкта. 

Коронавирус белән катлаулы хәлне исәпкә алып, “Кәүсәр"дә персоналны һәм җитештерелә торган продукцияне яклау буенча чаралар күрелгән. Барлык хезмәткәрләр саклагыч комбинезоннар кия, күзлек, битлек, перчаткалар һәм антисептиклар кулланалар. Эш вакытында бер ярым-ике метр дистанция саклыйлар. 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хезмәт хакын саклап калып, эштән азат ителгән. Һәр ике сәгать саен бинаны кварцлау үткәрелә. 

Телевидениечеләр умартачылар турында ике сюжет күрсәттеләр. Геройларның берсе Кече Елгадан Нурислам Зарипов иде. Ул хатыны белән бергә эшли. Аларның 600 умарта оясы бар, шуңа да эшләре күп. Аларның умарталарыннан кәрәзле балны Россиядә генә сатып алмыйлар. Зариповлар үз продукцияләрен чит илләргә дә чыгаралар. 

Хәзер азык-төлек продуктлары җитештерүче предприятиеләрнең өзлексез эшләве бик мөһим. Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Җәббаров республикада йомырка җитештерүче һәм сатучы эре компания – «Яратель» кошчылык фабрикасы белән танышты. Ул хезмәткәрләрнең эш шартлары һәм предприятиенең үсеш перспективалары белән кызыксынды. Марат Азатовичны шулай ук коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен нинди чаралар күрелүе кызыксындырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев