Уракның кызган чагы
Район башлыгы Илдус Зарипов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов районның эре хуҗалыкларында булдылар.
Алар урып-җыю эшләре барышына контрольлек иттеләр, игенчеләр белән сөйләштеләр, хәл итеп була торган проблемалар белән таныштылар.
Алдынгы механизаторларга рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. “Нармонка” агрофирмасыннан Таһир Баһавиевка, Илнар Хәсәнов, Радик Хөсәенов, Фидаил Сибгатуллин, Александр Ермосинга. “Вафин Р.К.” КФХда – Николай Сухановка, Рафис Вафин, Михаил Воронцовка. “Атабай” агрофирмасыннан – Виталий Леонтьев, Анатолий Ирдинкин, Рәҗәп Данияровка.
Шундый җаваплы чорда игенчеләр янына районның иҗат коллективлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килә. Агитбригадалар төзелә, алар басуда мини концертлар куялар. Мәсәлән, “Зарипов Г.Б” хуҗалыгында җырлар, биюләр, шигырьләрдән ял алып иҗаттан тәм табу өчен комбайннар моторларын берничә минутка туктатып тордылар. Берничә минут мондый ял фидакарь хезмәткә көч өстәде.
Авыл эшчәннәренең мәшәкатьләре күп. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу, терлек азыгы әзерләү, киләсе елга дигән орлыклык фондны яңарту...
Ә инде аннан соң басуларда эшләр беткәч яшьләрне яңа ашлык оныннан пешерелгән күмәч белән сыйлап туйлар уздырырга да була. Бу икмәк бик тәмле булыр. Ә әлегә барысы басуда.ь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев