Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Урып-җыю эшләре башланды

11 июльдән Татарстанның сигез районында уңыш җыюга керештеләр.

Лаеш районында Илнур Сәетов җитәкчелегендә хуҗалык механизаторлары сынау урак өстенә чыктылар. Ул вакытта дымлылык 22% булган, ә норма 14%.


Ә бу көннәрдә «Волжская» ҖЧҖдә һәм «Р. К. Вафин» КФХсында тулы күләмле урып-җыю эшләре бара. «Волжская» ҖЧҖ кырларында биш комбайн эшли. 18 июльгә биредә 60 гектар көзге бодай җыелган иде инде. Аның уңышы бер гектарга 33 цетнер, ә дымлылыгы 18%. Төшке ашка якынлашканда ул 14% ка төште, бу нормага туры килә. 100 гектардан артык борчакны «Р. К. Вафин» КФХсында җыеп алганнар. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан территориаль яктан капризлы һава торышы булган, үзе турында вакыт-вакыт искә төшереп торган урында урнашкан. Мәсәлән, 2010 елда салкынлыкны һәм яңгырны ике ай көттек. Быел да һава торышы уңай түгел. 

Аграрийларны урып-җыюга җентекләп әзерләү уңыш өчен көрәштә бик нык ярдәм итә. Гомумән алганда, район буенча техниканың хәле канәгатьләнерлек. Комбайннарның әзерлеге 100% тәшкил итә.
Быел бернигә дә карамастан Татарстанда һәм Лаеш районында бөртеклеләрнең уңышы яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы урып-җыю Урып-җыю старт алды