Уҗым игеннәр гыйнвар салкыннарын ничек кичерде
Татарстанның “Россельхозцентр” белгечләре гыйнвар салкыннарыннан соң көзге игеннәрнең торышын бәяләде.
Республикада 2023 ел уңышы өчен көзге игеннәр 472 мең гектар мәйдан били. Быел беренче тапкыр кырларның гомуми торышын билгеләү өчен уҗым культураларын сайлап тикшерүне ТР “Россельхозцентр” белгечләре 8,1 мен гектарда үткәрде.
- Быел көзге игеннәрне сайлап алып тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәзерге вакытта республикада чәчүлекләр яхшы хәлдә, шикәр күләме норма чикләрендә, сирәк тишелгән үсемлекләр табигый коелу чикләрендә -10% тан артмый –дип аңлатты ТР “Россельхозцентр” ФДБУ филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Гыйнварда республиканың аерым районнарында һава торышы -38 -42 °Ска кадәр төште, бу куркыныч метеорологик күренеш билгесе. Шулай да югары кар капламы көзге игеннәрне гадәти булмаган салкын һава торышыннан саклаган. Уҗым культураларының куаклану төене яткан тирәнлектә туфракның минималь температурасы -0 -9, 5 °С чикләрендә булды, бу көзге игеннәр өчен куркыныч түгел.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, куаклану төере дәрәҗәсендә көзге бодай -16 °С, уҗым тритикале -17 °С, көзге арыш-18 °Ска кадәр суыкларга чыдый.
Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев