Уңыш мул булырга охшаган
Һава торышы сынатмаса – икмәк булыр.
Автор фотосы
Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә сөйләүләренчә, быел уңыш узган еллардагы күрсәткечләрдән югары булыр дип фаразлана. 2022 ел урагы мул уңыш вәгъдә итә.
Урып-җыю эшләре барышы турындагы оператив мәгълүматларга ярашлы төстә 11 августка 10 000 тонна уҗым бодае, 2830 тонна уҗым арышы, 1941 тонна арпа, 71 тонна уҗым шепкәне (рыжик) суктырылган. Уңыш гектардан 35 центнер тирәсе. Терлек азыгы әзерләү дә актив бара – 2022 елның 11 августына районда 26 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән.
Лаеш районында бөртекле культураларны урып-җыюда “Урта Девятово” хуҗалыгы, Илнур Сәетов һәм Гафур Зарипов КФХлары алда бара. Бу хуҗалыкларда суктырып алынган уңыш гектардан 40 центнердан артык тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең кәефләре күтәренке. Аграрийларны быел көнбагыш уңышы сөендерә. Әмма бүген бер нәрсә борчый, бу техник культурага эссе көннәрдә корткычлар һөҗүм итүе бар. Аны саклау өчен басуларны химикатлар белән эшкәртергә хәл иткәннәр. Бу уңайдан, кызганычка каршы, бал кортларына куркыныч яный. Шуңа күрә умартачыларга булачак эшләр турындагы хәбәрләргә җитди карарга кирәк. Аларны авыл җирлекләре башлыклары, агрономнар рәсми чыганаклар һәм мобильле мессенджерлар аша җиткерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев