Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Журналистлар Лаеш районы предприятиеләрендә булдылар

​​​​​​​Россия, республика һәм районнар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре авыл хуҗалыгында микро сан алу кысаларында предприятиеләрне йөреп чыктылар.

 Узган елның августында Россиядә авыл хуҗалыгында беренче микро сан алу булды. Аның максаты ресурс базасын һәм агымдагы икътисади шартларда агросектор хәлен бәяләүдән гыйбарәт.  Микро сан алу барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре  үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматларны мөстәкыйль кертә алдылар, ә индивидуаль хуҗалыклар һәм коммерциячел булмаган оешмалар махсус әзерләнгән санаучылар тарафыннан сораштырылды. Микро сан алу нәтиҗәләре ел азагында билгеле булачак. Әмма якынча мәгълүматлар игълан ителде инде һәм алар массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре өчен ачык. Аларга Татарстанның алдынгы предприятиеләрендә булу мөмкинлеге бирелде.

Пресс-турның беренче ике көнендә алар Яшел Үзән, Биектау, Арча һәм Теләче районнарында булдылар. Өченче көнне журналистлар һәм фоторепортерлар Лаеш районында үткәрделәр.Аларның кызыксыну зонасында безнең ике предприятие булды. Бу Никольскийдагы “Кәүсәр”авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм Столбищедагы “Каприно” ҖЧҖ.

 Никольскийда матбугат вәкилләре өчен предприятие буйлап бик тә кызыктыргыч экскурсия үткәрделәр, анда үрдәк ите җитештерәләр һәм аны эшкәртәләр, шулай ук ат ите дә эшкәртелә. Ит эшкәртүче заводның җитештерү линиясе ай саен 300 тонна әзер продукция бирә. Ассортиментта ысланган, киптерелгән деликатеслар, үрдәк итеннән колбасалар, сосискилар, пилмәннәр, коймаклар һәм паштетлар бар. Журналистлар җитештерү процессының барлык этаплары белән таныштылар һәм тәмле деликатеслардан авыз иттеләр.

Столбищеда кунаклар италия технологиясе буенча сыр җитештерү предприятиесендә булдылар. Бу Татарстанда моцарелла, буррато, страккино, трюфель, үләннәр, кызыл һәм кара борычлы качотта сортлы, сырларның салат төрләрен, сыер һәм кәҗә сөтеннән сырларның башка сортларын җитештерү буенча бердәнбер предприятие. Монда пресс-турда катнашучыларга италия җиһазларын күрсәттеләр һәм салат сыры ясауның беренче этабы белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Журналистлар Лаеш районы предприятиеләрендә булдылар