Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

2023 елның 1 мартында Лаеш районында 30 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган

1 мартта Лаеш районында машина йөртүчеләрне тикшерү буенча рейд узды. Тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр итәбез.

Фотоларны Илсаф Мингалиев тәкъдим итте.

Лаеш районында 1 мартта Казан – Оренбург 30 км авто юлында ТР буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус һәм “Ларгус” йөртүчеләрен пассажирлар йөртү өлкәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә тикшергәннәр.

ТР буенча ЮХИДИның 1нче рота инспекторы  Илсаф Мингалиев хәбәр иткәнчә чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 28 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу еш кына фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. Юл - балалар күңел ачу паркы түгел. Монда хаталар бәясе - кеше тормышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юл хәрәкәте кагыйдәләре ЮХИДИ  һәм юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре