2023 елның 21 июнендә узган «Тоннель » операциясе нәтиҗәләре
Исегезгә төшерәбез, Лаеш районында 2023 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик рейд үткәрделәр. Аның нәтиҗәләрен хәбәр итәбез.
Машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары буенча тоташ тикшерүләре нәтиҗәсендә сигез бозу ачыкланган. Өч бозу балаларны тоткарлау җайланмасын кулланмыйча йөртүгә кагылган, биш кеше куркынычсызлык каешларын эләктермәгән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү ГАИ хезмәткәрләренә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларга кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын шактый киметә.
Фотоны эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ ОСБ юл хезмәте патруленең 1 рота инспекторы Илсаф Мингалиев тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев