Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Ачык пляжларда гына ял итегез

Татарстан сулыкларында быел өч бала һәлак булды инде.Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында шундый мәгълүматлар яңгырады.

Төп докладны “Татарстан Республикасы су объектларында гражданнар иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” аз үлчәмле суднолар буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов ясады. Аның сүзләре буенча, ел башыннан республика сулыкларында 17 кеше һәлак булган, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 45%ка ким. Коткаручылар суда кешеләрнең үлеме сәбәпләрен менә нидә күрәләр: сәламәтлек начарлану сәбәпле суга егылу һәм җиһазланмаган урыннарда су коену. Әти-әниләре күзәтүе булмау уңаеннан өч баланың гомере өзелгән.

КЧС алдында торган төп бурыч -  су объектлары янында гражданнар ялын имин итү өчен шартлар булдыру, чөнки су коену – халыкның күпләп ял итә торган төре. 2022 елның 29 июненә ГИМСта 50 пляж исәпләнә, шуларның 34е 17 муниципаль берәмлектә, шул исәптән 24е уңайлы муниципаль пляж.Ун муниципаль берәмлек ГИМСка гариза-декларация бирде, әмма әлегә кадәр коткару постлары куелмаган. Бу пляжлар ачылмады, шул исәптән Лаеш районындагы студентлар лагеры янындагы пляж да.

Бу коену сезонында Татарстан коткаручылары контролендә кешеләр күпләп сулыклар янында ял итә торган 153 урын. Пляжлар саны буенча ТР Идел буе федераль округының 14 субъекты арасында өченче урында.

 Кешеләрнең сулыкларда һәлак булуларын кисәтү максатыннан 1 июньнән республика районнарында 529 кешедән торган 159 патруль төркем төзелде. Алар су объектлары янында кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда патрульлек итәләр, гражданнарны куркыныч урыннарда һәм исерек хәлдә су коенырга кертмиләр.

Юрий Владимирович китергән мәгълүматлар буенча, 1 июньгә 2498 патрульлек булган, 10 меңләп ял итүче белән әңгәмә үткәрелгән, аларга мәгълүмати белешмәлек таратканнар. Пляжларда 718 тыю аншлагы урнаштырылган.

Закон дәрәҗәсендә куркыныч участокларда, иминлек таләпләре буенча җиһазланмаган урыннарда коену тыела. Моны бозучыларны ТР КоАПның 3.10 маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарталар: сулыкларда кешеләр гомерен саклау кагыйдәләрен бозу һәм җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булу.

Соңгы еллардагы эссе сезоннар кешеләрнең һәлак булу динамикасы һава температурасы югары булганда да административ практика куллану сыйфатына бәйле булуны күрсәтә. Суда бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча эш көчәйтеләчәк, профилактикалауга балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре дә җәлеп ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Ачык пляжларда гына ял итегез