Җәяүлеләр үтү юлында 5 яшьлек баланы бәрдергәннәр
2023 елның 6 июлендә, 1980 елда туган Nissan автомобиле йөртүчесе, светофор куелмаган җәяүлеләр үтү юлында 5 яшьлек кызга бәрелә
Юл-транспорт һәлакәте Әлмәттә булган. Кыз балигъ булган апасы белән бергә була. Нәтиҗәдә, җәрәхәтләнгән бала медицина учреждениесенә хастаханәгә эләгә.
Ни өчендер без як якка карарга һәм барлык машиналарның безгә юл биргәннәренә инанырга онытабыз. Ә бит бу юл-транспорт һәлакәте урынында җәяүлеләр үтүе алдыннан җәяүлеләргә юлны үтү алдыннан ян-якка карарга чакыручы язулар язылган.
Онытмагыз: юлны чыга башланганчы баланы кулыгызга алыгыз!
-Светофорлар куелмаган юл аша чыгуга якынлашканда, транспорт чаралары йөртүчеләре юлны кичүче җәяүлеләргә юл бирергә тиеш. — дип шәрехли Лаеш эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ начальнигы Марат Шиһапов. — Әгәр көйләнмәгән җәяүлеләр үтүе алдыннан транспорт чарасы туктаса яки тизлекне киметсә, шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче башка йөртүчеләр дә туктарга яки тизлекне киметергә тиеш. Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Бик игътибарлы һәм сак булыгыз!
Белешмә өчен:
Һәр дүртенче юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләр катнашында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев