Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Җәйге каникулларда балалар өчен юлда куркынычсызлык тәртипләре буенча уеннар уздырылды

Лаеш шәһәренең Җиңү паркында «БДД» ДБУ һәм халыкка хезмәт күрсәтү үзәге күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен күңелле бәйрәм үткәрделәр.

Бәйрәм алдыннан «БДД» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина чыгыш ясады. Ул җәйге чорда юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеген, шулай ук үрнәк җәяүле, пассажир һәм велосипедчы булырга кирәклеген искәртте. Көннең караңгы вакытында үзең белән яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.җиңү паркы

Балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча конкурста катнаштылар. «Үрнәк җәяүле», «Күңелле йөртүче» һ.б. уеннар үткәрелде.
Велосипедчылар һәм самокатчылар өчен кагыйдәләрне кабатладылар.

Чарада үз балаларына актив ярдәм иткән ата-аналар катнашты.

Россия көненә багышланган асфальттәге рәсемнәр чараны тәмамлады.

Күбрәк фотоларны галереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы гөлшат зәйнуллина юл кагыйдәләре җинү паркы