Алексеевск районында хокук бозучы камышны яндырган
Яндыручы уылдык салу өчен килгән балыкларга суны җылытырга булган.
Алексеевск районында хокук бозучы уылдык салырга килгән балыкларга суны җылытыр өчен камышны яндырган. Нәтиҗәдә, янгын торак секторга һәм фаунага янаган. Камышларда инде, су кошы оялар корып йомырка салган. Бу хакта Алексеевск районының «Заря» газетасы редакциясендә хәбәр ителә. Яндыручы җаваплылыкка тартыган, аңа зур штраф яный.
Исегезгә төшерәбез, Республикада 2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде.
Лаеш янгын-коткару гарнизоны начальнигы Федор Кузнецов мәгълүматлары буенча, 2023 елда бүгенге көндә безнең районда 58 янгын булган. Алар арасында 24 янгын саксызлык аркасында:
• үләнне яндыру-19;
• камыш-1;
• чүп-чар-4.
Коры үләнне яндыру вакытында Орел җирлегеннән 68 яшьлек хатын-кыз зыян күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев