«Автоледи» конкурсында Лаеш районы юллар королевасы исеме билгеле булачак
«Автоледи-2023» конкурсының район этабы якынлаша
Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Казан профилактика бүлеге һәм ДОСААФның Лаеш бүлеге «Автоледи-2023» машина йөртү осталыгы конкурсына гаризалар кабул итүне искә төшерә.
Бу еллык конкурс популярлаша бара. Районда аны беренче тапкыр 2010 елда үткәрделәр. 2017 елда район этабында катнашучыларның рекордлы саны 12 кеше булган! Шул вакыттан бирле автоледи осталыгы шактый үсә. Безнең автоледилар зона һәм республика ярышларында лаеклы чыгыш ясыйлар. Мәсәлән, 2022 елның августында Резеда Сафина Республика этабында 5 урын яулады.
«Автоледи-2023» район этабында җиңүчеләр исемлегенә кемнең исеме кертеләчәге 2023 елның 1 июлендә ачыкланачак. Бу көнне мәйданда машиналар белән оста идарә итүче ханымнар җыелачак.
«Автоледи-2023» конкурсында катнашу өчен гариза бирергә ашыгыгыз, +7-939-339-13-94 номеры буенча шалтыратыгыз.
Реклама хокукларында. 18+, оештыручылар — Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Казан профилактика бүлеге һәм ДОСААФның Лаеш бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев