Әзерлек номер бер
Үткән атнада Лаеш районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булды.
Автор фотосы
МЧСның ТР Лаеш районы буенча гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге әйдәүче киңәшчесе Николай Сливков сөйләгәнчә, өйрәнү тулы бер чаралар комплексыннан гыйбарәт иде.
Чараларның беренчесе Лаеш районы гражданнар оборонасы идарәсе органнарына хәбәр салу иде. Сугыш чоры шартларында гадәттән тыш хәл турында сигнал килүгә бердәм-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) эше тикшерелде. Өйрәнүләр барышында сиреналар тоташтырмыйча хәбәр итү системасы тикшерелде, бу хакта газетабыз укучыларга берничә тапкыр хәбәр иткән иде инде. Өйрәнүләр барышында Комлы Ковали мәктәбе базасында эвакуация пункты булдырылды.
Гражданнар оборонасы системасын тикшерүнең үзәге Лаеш шәһәрендә һава һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү булды. Алар легендасы буенча, дошман заманча зыян салу чаралары ярдәмендә һавадан һөҗүм иткәч балалар сәнгать мәктәбе бинасы җимерелгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Шартлы һәлакәт урынына тревога буенча ашыгыч хезмәтләр китте: медиклар, янгын сүндерүчеләр, полицейскийлар һәм башкалар. Алар санаулы минут эчендә сәнгать бинасы янына килеп җиттеләр һәм шунда ук үз вазифаларын үтәргә керештеләр.
Лаеш янгын сүндерүчеләре җиңсәләрне сүттеләр һәм сәнгать мәктәбе эченә керделәр. Ут булмау алар эшен катлауландырды. Профессионализм һәм бердәм эш итү нәтиҗәсендә алар “зыян күрүчеләрне” таптылар, бинадан алып чыктылар һәм медиклар кулларына тапшырдылар.
Сугыш чоры вакытында гражданнар оборонасы системасы эшен өйрәнү уңышлы үтте. Ачыкланган кимчелекләр бетереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев