Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Бакалыз утравы култыгында ир кеше мәете табылды

Имәнкискә авылы янында табигатьтә ял итү фаҗига белән тәмамланды. Ял итүчеләр моторлы көймәдә йөрергә булалар.

Маневрны дөрес ясамау нәтиҗәсендә көймә каплана, пассажирлар суга төшәләр. Ирләр суда калалар. Аларның берсе бераз вакыт үткәч үзе ярга чыга ала. Икенчесенең язмышы дүртенче көнне генә билгеле була.

 Эзләү барышында 41 яшьлек ир мәете Бакалыз утравы култыгында, Лаештан көньяк-көнчыгышта табыла. Аны судан да, җирдә дә эзлиләр. Һөнәри водолазлар Каманың Имәнкискә янындагы акваторияне тикшерәләр. Коры җирдә аны туганнары, дуслары һәм “Лиза Алерт” эзләү отряды эзли.

-Әгәр гражданнар үзеңне суда тоту кагыйдәләрен сакласалар фаҗига булмас та иде, - дип билгеләп үтте Россия МЧСының ГИМС үзәге ТР Лаеш инспекторлар участогы җитәкчесе Александр Кузнецов. – Көймә ярдан якынча 300-400 метр эчтә каплана, ул чакта якты була әле. Аларда коткару жилетлары булса, зыян күрүчеләрнең икесен дә коткарып булыр иде.

Ул Лаеш районында яшәүчеләрне һәм кунакларны сулыклар янында ял иткәндә иминлек кагыйдәләрен сакларга, коену рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга, билгеләнгән урыннан чыкмаска кирәклеген искәртте.

-Әгәр сез көймәгә утырырга уйласагыз, махсус саклык чаралары яки жилет киегез, -дип йомгак ясады Александр Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бакалыз утравы култыгында ир кеше мәете табылды