Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Балалар иминлеге көн үзәгендә

Лаеш районының чираттан тыш булган террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында мәктәпләр һәм балалар бакчаларында иминлек чаралары мәсьәләләре каралды.

Автор фотосы

Комиссиянең һәм район оператив төркеменең уртак киңәйтелгән утырышына районның белем бирү учреждениеләре директорлары да чакырылды, моның сәбәбе Ижауның 88нче мәктәбендәге вакыйгаларда иде.

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов комиссия утырышын Ижау шәһәренең 88нче мәктәбендә һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алудан башлады. Ул беренче чираттагы чаралар кабул итү кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук террорчылык янауларын кисәтү һәм район территориясендә иҗтимагый иминлекне көчәйтү буенча планлы эшләрне дәвам итү мөһимлегенә басым ясады.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова район мәктәпләрендә, техникумда, балалар йортында, интернат мәктәптә һәм балалар бакчаларындагы булган иминлек чаралары турында бәян итте. Учреждениеләр җитәкчеләре биналарны электрон йозаклар белән тәэмин итү, рәшәткәләрне ремонтлау (урыны белән алыштыру) кирәклеге мәсьәләләрен күтәрделәр.

Лаеш районы буенча ведомстводвн тыш сак бүлеге – “РФ милли гвардиясенең сак гаскәрләре ведомстводан тыш идарәсенең ТР буенча филиалы” ФГКУ начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Е.Шәйдуллин район мәгариф өлкәсендә булган тикшерүләр нәтиҗәләре турында сөйләде һәм сак предприятиеләре хезмәткәрләре эшенә җитәкчеләрнең контролен көчәйтү кирәклеген әйтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы