Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Балалар карангыда кайтсалар, гади иминлек чаралары

Балалар бакчасыннан караңгыда кайтырга туры килсә, ничек балаларны сакларга? Бу турыда Усады “Акыллы балалар” бакчасында яктылык кайтару элементларын куллануны популярлаштыру максатыннан үткәргән “Билгелерәк бул!” акциядә катнашучылар сөйләде.

Фото һәм видеоны Гөлшат Зәйнуллина бирде.

“Яктырт – юлда билгелерәк бул!” – дип укытучылар бер генә кабатламадылар.

  • Фликерларны бау белән киемгә бәйләргә, капчыкка, рюкзакка бәйләргә, киемгә значок итеп кадарга яки кулына беләзек итеп беркетергә була, - бу киңәшләрне балалар игътибар белән тыңладылар.

- Беренче карашка фликер уенчыкка охшаган, ләкин аны куллану юлда балалар имгәнүләрен күп тапкыр киметә! – дип тәрбиячеләр уен формасында бу гади кагыйдәне балаларга җиткерергә тырыштылар.

Мәктәптә, белем бирү учреждениесендә мондый чараларны куллану балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен баетуга һәм киңәйтүгә, ата-аналарның гаилә белән уртак эшне мәҗбүри уздыруның мөһимлеген аңлауга һәм юлда имин тәртип булдыру һәм яктылык кайтаргычларын (фликерларны) йөртүгә, балаларның киемендә яктылык кайтару элементларын елның теләсә кайсы фасылында куллануга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы гөлшат зәйнуллина Яктылык кайтаргыч элементлар