Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
иминлек

Балалар өчен ышанычлы лагерьны ничек сайларга: әти-әниләргә киңәшләр

Соңгы вакытта балалар лагерьлары базарында алдашу (мошенниклык) очраклары ешайды, шуңа күрә балаларның ял урынын җентекләп сайлау бик мөһим.

      Балалар лагерен сайлау — һәр әти-әни өчен мөһим карар. Моннан баланың ялы гына түгел, ә аның сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы да бәйле. РФ Мәгариф министрлыгы шикле тәкъдимнәргә ышанмаска киңәш итә.Лагерь сайлаганда нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк?

Баланың кызыксынулары.

Балагызны нәрсә күбрәк җәлеп иткәнен белешегез: спорт, иҗат, телләр өйрәнү яисә табигатьтә ял итү. Бу аның ихтыяҗларына туры килерлек лагерь сайларга ярдәм итәр.

Лагерьлар реестры.

Рәсми рәвештә расланган реестрдагы лагерьлар исемлеген әзерләгез. Бу сез сайлаган урынның барлык таләпләргә һәм стандартларга туры килүен гарантияли.

Сайттагы мәгълүмат.

Лагерьларның сайтлары белән танышыгыз, смена программаларын һәм кирәкле документларны (санитар бәяләмәләр, лицензияләр) сорап алыгыз. Бу сезгә лагерь һәм андагы шартлар турында тулы мәгълүмат алырга ярдәм итәр.

Лагерьга шалтырату.

Хезмәткәрләр, яшәү шартлары, туклану һәм куркынычсызлык чаралары турындагы мәгълүматны ачыклау өчен лагерьга шалтыратыгыз. Бу анда ялның ничек оештырылуын яхшырак аңларга ярдәм итәр.

Вариантларны чагыштыру.

Төрле вариантларны бәясе, программасы, фикерләр (отзывлар) һәм урнашкан урыны буенча чагыштырыгыз. Бу балагыз өчен иң кулай лагерьны сайларга ярдәм итәр.

Кирәкле документлар.

Юллама (путёвка) сатып алыр алдыннан барлык кирәкле документларның, шул исәптән 079/у формасындагы медицина белешмәсенең булуын тикшерегез. Бу лагерьда баланың сәламәтлеген тәэмин итү өчен мөһим.

Ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

Сораулар туганда, балалар лагерьлары буенча федераль һәм региональ кайнар линияләргә мөрәҗәгать итегез. Белгечләр вазгыятьне аңларга һәм ышанычлы лагерь сайларга ярдәм итәр.

Балагыз өчен ышанычлы лагерь сайлагыз һәм аңа онытылмаслык һәм куркынычсыз ял бүләк итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев