Балалар утыргычы баланың гомерен саклап калды
Лаеш районында 26 июньдә юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүчеләр бар. Баланы җитди җәрәхәтләрдән аның балаларны тоткарлау җайланмасында булуы коткара.
Авария Казан-Оренбург-Лаеш трассасының 4 км була. Лада автомобиленең йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сакламаган. Идарә итүне башкара алмыйча, ул юлдан тайпылып, аннан соң авып төшә.
Нәтиҗәдә, шофер авыр җәрәхәтләр ала. Шулай ук ике пассажир җәрәхәтләнгән. Машинада бер яшьлек бала булган, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрмәгән, чөнки тотып торучы балалар креслосында булган.
— Хөрмәтле шоферлар! Тизлек режимын саклагыз, — дип мөрәҗәгать итте Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе начальнигы Марат Шиһапов. Статистика күрсәткәнчә, тизлекне арттыру еш кына авыр нәтиҗәләр белән юл-транспорт һәлакәтенә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев