Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Балаларның юллардагы иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үзеңне юлда тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр. Ни өчен шундый фаҗигаләр була, ни өчен балалар автомобиль көпчәкләре астына эләгә?

Без еш кына рюкзаклар аскан һәм портфельләр тоткан мәктәп балаларының билгеләнмәгән урында хәрәкәт итүче транспорт каршыннан йөгерүләрен  күрәбез, ә тәүлекнең караңгы вакытында – яктылык кайтаручы элементлары да булмый. Әгәр өлкәннәр аларны вакытында туктата алса  яхшы да.

-Беренче чиратта җаваплылык әти-әниләр өстендә, - дип исәпли Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Михаил Тюрин. – Беренчедән, алар үзләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга тиешләр. Икенчедән, үз балаңны кече яшьтән үк юлларда иминлекне сакларга өйрәтү кирәк.

Психологлар төп балалар инстинктлары, үзеңне тоту рәвешләре кечкенәдән үк формалашуын исбатладылар. Әти-әниләр балаларын машина юлларны имин үтү кагыйдәләренә никадәр иртә өйрәтә башласалар, шулкадәр яхшы. Бәләкәч физиологик үзенчәлекләре буенча куркыныч билгесен мөстәкыйль билгели алмый. Шуңа күрә өлкәннәргә үзеңне урамда ничек тотарга кирәклеген аңлату зарур.

Бу сорауга чын күңелдән җавап бирегез әле: сез үз бәләкәчегез белән балалар бакчасына барганда яки кайтканда машина юлын үтү кагыйдәләренә еш игътибар итәсезме? Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, юлны үтү кагыйдәләрен йөз мәртәбә кабатласаң да кечкенә бала аны шунда ук оныта. Алар аны тиз  оныталар, мәсәлән, юлның каршы ягында әни яки әти аларга колачларын җәйгәндә, шунда ук баштан чыга һәм бернәрсәгә игътибар итмиләр, алда машина бармы, юкмы. Шуңа күрә “Сулга кара, уңга кара” таләбен һәр көн, юл аша үткән саен кабатлатырга кирәк. Балада моны автоматлаштыру зарур. Бала белән юлда булган хәлләрне тикшерегез, ачык куркыныч яки яшерен куркынычны күрсәтегез: менә автомобиль зур тизлек белән килә, ә менә җәяүле кагыйдә боза. Исегездә тотыгыз, хәтернең башка төрләре арасында хәрәкәт хәтере дә бар: юл аша чыкканда һәр юлы тукталыш ясагыз. Балада ныклы күнекмә булдырыгыз: “Машина юлында беренче адымны ясагач, башыңны бор һәм ике якка да кара”. Шулай ук үз үрнәгең белән сүзне раслау сорала, баланы кулыннан тотарга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә. Исегездә тотыгыз, тормыш һәм безнең балалар сәламәтлеге иң элек бездән, өлкәннәрдән тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы балалар юхиди лаешта реклама