БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫ (БДИ): ничек мошенниклар корбаны булмаска
Явыз ниятлеләр активлашты һәм үзләрен Мәгариф министрлыгы яки мәктәп администрациясе хезмәткәрләре итеп танытып, укучыларны алдарга тырышалар.
БДИ алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк!
Мошенниклар ничек эш итә?
Алар телефоннан шалтыраталар һәм ялган порталда «ашыгыч теркәлү» кирәклеген белдерәләр. Шуннан соң SMS аша килгән кодны әйтергә кушалар. Бу код сезнең шәхси мәгълүматларыгызга юл ача. Әгәр аны мошенникларга хәбәр итсәгез, алар сезнең аккаунтларга һәм мөһим мәгълүматларга керү мөмкинлеге алачак.
Нәрсә эшләргә?
Истә тотыгыз: телефон аша ашыгыч теркәлү булмый! SMS кодларын беркайчан да чит кешеләргә әйтмәгез.
Мошенниклар капканына эләкмәс өчен, бу гади кагыйдәләрне үтәгез:
• Рәсми оешмалардан шалтыратабыз дип белдерүче билгесез затларга ышанмагыз.
• SMS кодларын беркемгә дә хәбәр итмәгез, хәтта сезгә мәктәп яки Мәгариф министрлыгы исеменнән шалтыратсалар да.
• Теркәлү һәм башка мөһим гамәлләр турындагы мәгълүматны тик рәсми сайтларда гана тикшерегез.
Шәхси мәгълүматларыгызны саклагыз һәм мошенникларга мөһим имтихан алдыннан кәефегезне төшерергә юл куймагыз! БДИда сезгә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев