Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Без юлда балаларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш

Татарстанда педагогларның август конференцияләре уза. Аларның эшендә шулай ук ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре катнаша.

Лаешта мәгариф оешмалары җитәкчеләре алдында «БДД» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина чыгыш ясады. 

Ул тыңлаучыларның игътибарын «Игътибар: балалар!» профилактик чарага юнәлтте. Районда балалар травматизмы статистикасын яңгыратты.

— Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе начальнигы Марат Шиһапов кушуы буенча уку елы башланыр алдыннан без уку йортлары каршындагы урам-юл челтәрен комиссияләп тикшердек, — дип хәбәр итте Гөлшат Зәйнуллина. — Уку елының беренче көненнән юл хәрәкәтендә катнашучыларның барлык категорияләре белән эш башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди гөлшат зәйнуллина