Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Безнең биш якташыбыз “Алга” батальонына керде

Урта Девятово, Александровка, Сокуры һәм Столбище егетләре Ватан сагына басарга теләк белдерде. Егетләрне озату өчен хәрби комиссариат янына  туганнары, район һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелды, алар контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне җыю пункты урнашкан Казан танк училищесена китәләр.

Фотоны Александр Афанасьев бирде

Контрактникларга имам Зөфәр хәзрәт Габдуллин һәм Сергий атакай хәер-фатыйха бирде, Лаеш районы башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков, районның ветераннар советы рәисе Лидия Грабалина үз теләкләрен җиткерделәр. Алар егетләрнең үз хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен, исемле “Алга” Татарстан батальоны данын төшермәүләрен һәм туган өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.

-Танк училищесында егетләр обмундирование алдылар, аларны бүлекчәләр исемлегенә керттеләр, - дип аңлатып үтте Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев. – Аннан соң егетләребез хәрби әзерлек үтү өчен Оренбург өлкәсендәге Тоцкий полигонына өстәмә әзерлек өчен озатылды. Август башыннан аларны махсус бурычлар үтәүгә озатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Безнең биш якташыбыз “Алга” батальонына керде