Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Безне онытмаганнарга рәхмәтлебез

Хәрби комиссар мобилизацияләнгән якташларыбызга Лаешта яшәүчеләрдән посылкалар тапшырды.

Фото һәм видеоны Александр Афанасьев бирде

Хәрби комиссар Александр Афанасьев шушы көннәрдә Белгород өлкәсеннән кайтты, анда безнең мобилизацияләнгән якташларыбыз хезмәт итә. Менә ул ниләр сөйләде.

-Без солдатларның туганнары биргән индивидуаль посылкаларны илттек. Шулай ук бүген сугышчыларга бик тә кирәк булган һәм лаешлылар сатып алган киемнәрне. Белгород өлкәсе безне изелгән юллар, салкын һәм пычрак белән каршы алды. Ашыгып бармадык, машиналарны сакладык. Контроль-үткәрү пунктын үттек, ә аннан соң безнең сугышчылар урнашкан авыл.

Егетләр без килүгә бик сөенделәр. Монда эш без частька алып килгән җылы киемнәрдә, азык-төлектә, тимер мич-буржуйкаларда гына түгел. Һәр әйбер гаилә учагы җылысын, кадерле һәм газиз кешеләре җылысын саклый. Бу һәр нормаль кеше сагынган өйдән сәлам. Сагыналар, әмма бурыч – барыннан өстен. Ә безнең солдатлар – чын ир-егетләр. Һәм алар Туган илне саклаучы бурычын, хәрби бурычны намус белән үтиләр.

Барлык посылкаларны складка ташыдык. Беренче мөмкинлек булу белән аларны төп лагерьдан читтә булган подразделениеләргә тапшырачаклар...

-Безне онытмаганнарның барысына рәхмәт, - безнең солдатларның бу сүзләрен сезгә, Лаеш районында яшәүчеләргә җиткерәм.

Әйберләрне бушаткач аларның көнкүрешләре турында сөйләштек, тагын ничек ярдәм итә алуыбызны белештек. Кыш якынлаша. Шуңа күрә җылы киемнәр – башлыклар, бияләйләр, олытраклар, тимер мичләр... һәм башкалар кирәк булачак. Монда аяк киеме тиз туза, эштән чыга. Алар киеп килгәннәр алыштыруны сорый. Әмма алар сынатмыйлар, чөнки безнең аларны ташламавыбызны беләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Безне онытмаганнарга рәхмәтлебез