Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Боз хәзер бик куркыныч

Яңгырлар, кояш, югары һава температурасы аркасында елгаларда, буаларда һәм күлләрдә боз бик тиз ватыла.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ГУ ГИМС Үзәгенең Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Кузнецов елгалардагы бозның тигезсез һәм йомшак булуын сөйләде. Чокырлар, боз эрегән урыннар һәм боз нык булмаган куркыныч урыннар арта бара, бигрәк тә сулыкларда һәм ярларда. Кешеләргә су объектлары янында бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

— Бозның калынлыгы бик тиз кими, — ди Александр Владимирович. — Март ахырында ул 25-30 сантиметр булса, хәзер 15 сантиметрдан да кимрәк. Язгы бозның структурасы бозылган, һәм ул бик нык түгел. Аның өске катламы кояш җылысы тәэсирендә җимерелгән диярлек. Ә һава торышы фаразы һава температурасының тагын да күтәрелүен вәгъдә итә.

27 марттан Лаеш районы территориясендә тәүлек әйләнәсе Лаеш шәһәрендә һәм Ташкирмән авылында ике вакытлыча коткару посты дежур тора. Мондый эшнең максаты-су объектларында кешеләрнең иминлеген саклау. Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, коткаручылар ярдәмгә килергә әзер. 

— Һава мендәрендәге суднолар ярдәмендә ГИМС хезмәткәрләре килгән чакыруларга бик тиз җавап бирәләр, — дип искә төшерә коткаручы. — Ләкин җавап бирү өчен дә кыйммәтле вакыт кирәк. Ә кеше бозлы суда булганда, исәп секундларга бара. Алай булгач, нигә балык тоту өчен, яисә кызык диеп, балалар турында сүз барганда, үз тормышыңны һәм сәламәтлегеңне куркыныч астына куярга? Хәзерге вакытта иң куркынычсыз вариант-бозга чыкмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Боз хәзер бик куркыныч