БПЛА һөҗүме вакытында гамәлләр
Әгәр дә сез кинәт пилотсыз очу аппаратын (БПЛА) күрсәгез һәм сезгә куркыныч янаса, менә нәрсә эшләргә кирәк:
1. Әгәр сез бинада булсагыз:
Түбән катларга, мәсәлән, подвалга яки паркингка төшегез.
— Лифттан файдаланмагыз.
2. Әгәр сез урамда булсагыз:
— Якындагы бинаны яисә җир асты кичүен табыгыз һәм шунда яшеренегез.
3. Әгәр сез өйдә булсагыз:
— Тәрәзәсез бүлмәгә, мәсәлән, ванна бүлмәсенә керегез.
— Идәнгә утырыгыз да тәрәзәләрдән ераграк булыгыз.
— БПЛА ватыкларын күрсәгез, аларга тимәгез.
4. Әгәр сездә БПЛА фотолары яки видеолары булса, нишләргә?:
— Аларны полициягә тапшырыгыз.
— Пилотсыз очкыч турында 112 номеры буенча хәбәр итегез.
— Дошманнарыгызга ярдәм итмәс өчен, бу материалларны социаль челтәрләргә куймагыз.
5. Әгәр дә сез һавада БПЛА күрсәгез:
— Аңа туп-туры карамагыз.
— Ышык урын табыгыз яки читкә китегез.
— Рация, кәрәзле телефоннар һәм БПЛА янында GPS кулланмагыз, аңа комачауламас өчен һәм үзегезне куркыныч астына куймас өчен.
6. «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасын үз телефоныгызга куегыз. Шулай итеп, сез янаулар һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында тиз хәбәрләр алачаксыз.
Чыганак: https://www. tatar-inform. ru/news
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев