Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Дөрес ял итегез

Коткаручылар сулыклар янында ял иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында кисәтә.

Берничә кагыйдәне үтәп, сез җитди күңелсезлекләрсез яхшы ял итә аласыз.

Җәйге чорда кешеләр ял итүне җиһазландырылган комлыкларда да, таныш булмаган сулыкларда да үткәрергә ашыгалар. Рәсми су коену урыннарында суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән стендлар, күзәтү манаралары бар һәм коткаручылар да дежур тора.

Практика күрсәткәнчә, кешеләр «Су коену тыела» дигән язулы такталарга аз игътибар итәләр, бу еш кына фаҗигагә китерә. Дөрес ял итегез, бигрәк тә балалар белән! Алар белән олылардан башка коену, бигрәк тә җиһазланмаган урыннарда коену куркынычы турында сөйләшегез.

Сулык янында ял иткәндә, балаларны караусыз калдыру, буйлар артында йөзү, көймәдән чуму, таныш булмаган һәм судно йөрү урыннарында йөзү, көймәне артык йөкләү, «Су коену тыела» билгесе булган урыннарда йөзү, йөзү чарасын зуррак судно курсы аша юнәлтү, алкоголь эчү һәм исерек хәлдә йөзү чарасы белән идарә итү тыела.

Дөрес ял итегез — суда иминлекне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы иминлек Сак булыгыз