Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Эчүчелеккә каршы

Автомобильне штраф куеп тору урынына алып киттеләр

Исерек машина йөртүче ханым балаларын мәктәпкә машина белән алып килергә булган.

 

Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд барышында Столбище-Усады автоюлының беренче километрында автомобиль белән идарә итүче 1981 елда туган исерек хатын-кызны туктаткан.

Автомобиль салонында аның балалары була, аларны автоледи мәктәпкә илтергә карар итә. Исерек килеш руль артына утырган ана үз балаларын нинди куркыныч астына куюы турында уйламаган.

- Хөрмәтле машина йөртүчеләр! – дип мөрәҗәгать итә руль артына утыручыларга Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Михаил Тюрин. – Машина - ул зур куркыныч тудыручы транспорт чарасы. Юлда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк, чөнки төрле хәлләр була, аларга шунда ук җавап бирергә кирәк. Ә исерек шоферның реакциясе акрыная.

Шуңа күрә алкогольле эчемлек эчкәннән соң руль артына утырганчы йөз тапкыр уйлагыз. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге сезгә бәйле.

- Автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләттерү каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди ЮХИДИ хезмәткәрләре рейды