Фермер хуҗалыгында бруцеллез очрагы тикшерелә
Прокуратура Балтач районының бер фермер хуҗалыгында бруцеллез йоктыру факты буенча тикшерү үткәрде.

GIF-превью авторы Людмила Никифорова
Лаборатор анализлар сарыкларда һәм кәҗәләрдә инфекция булуын раслады. Шулай ук фермага Тиешле ветеринария документларыннан башка терлекләрнең законсыз кайтарылуы ачыкланган.
Карантин кертелүгә карамастан, хуҗалык хуҗасы терлекләрдән идентификация биркаларын алган һәм 39 баш терлекнең юкка чыгуына юл куйган.
Шуңа бәйле рәвештә Балтач районы прокуратурасы карантин кагыйдәләрен һәм башка ветеринария-санитария нормаларын бозган өчен фермерга каршы административ эш кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев