Фотоконкурс старт алды
“Камская новь” газета сайтында “Светлячок” интернет-конкурсына фоторәсемнәр кабул итә башлады.
Балаларыгызның яктылык кайтаручы элементлары булган киемнәрендә урамда, җәяүлеләр үтү урынында һәм автомобиль креслосында төшкән иң оригиналь фотоларын сайлагыз һәм рәсемнәрне бу электрон адреска җибәрегез: novayakama@yandex.ru. Фотоларны”Камская новь”ның ВКонтакте https://vk.com/kamsknov социаль челтәрдәге төркеменә яисә фоторәсемнәрне бу адрес буенча газета редакциясенә тапшыра аласыз: 422610, ТР, Лаеш, Мария Ульянова урамы, 56 йорт.
Конкурс 2022 елның 7 ноябреннән 7 декабрьгә кадәр үтә. Рәсемнәр һәм коллажлар 2022 елның 29 ноябрен дә кертеп кабул ителә. Оештыручы – “Татмедиа” АҖ “Камская новь” газетасы редакциясе”.
Конкурсның иганәчесе “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе бәйгедә катнашучыларның барысына призлар әзерләде.
Призлар: автомобиль компрессоры (автонасос), автомобильче җыелмасы (аптечка+огнетушитель+буксировочный трос+перчатки+ знак аварийной остановки), чыбыксыз җыела торган стерео наушниклар.
Бәйге шартлары һәм башка призлар турында http://laishevskyi.ru. сайтының “Фотоконкурс” рубрикасында укып була. Рәсемнәр җибәрегез, катнашыгыз, тавыш бирегез һәм җиңегез!
Реклама 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев