ГИМС иминлек сагында
Лаеш районы кече суднолар буенча инспекция хезмәткәрләре тормышта иң кыен чакларда еш кына янәшәдә булалар.
ГИМСның Лаеш инспекторлар участогы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Кузнецов хәбәр иткәнчә, 2021 елда оешма хезмәткәрләре суда батучыларга бәйле җиде гадәттән тыш һәлакәткә барганнар.
Өч очракта, урынга тиз арада килеп җиткән инспекторлар җәй көне Имәнкискә тирәсендә кабартылган матраста агып киткән кызны һәм кышлый өч балыкчыны бозлы судан коткарырга өлгергәннәр. Кызганычка каршы, башка дүрт очракта бәлагә таручылар ярдәм сорап соң хәбәр салганнар. Язгы-җәйге чорда өч кеше баткан. Ә үткән декабрьдә балыкчылар иптәшләрен бәкедән үз көчләре белән чыгарырга тырышканнар, коткаручыларны соң чакырганнар.
Үзәк хезмәткәрләре халыкка су объектларында иминлек чаралары турында даими хәбәр итәләр. Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең ике утырышы булган, һәр ял көннәрендә планлы патрульлек ителә. Район мәктәпләрендә 70 дәрес үткәрелгән, халыкка һәм ял итүчеләргә 5650дән артык истәлек-белешмәлек таратылган.Александр Владимирович басым ясаганча, боз кату чорында һәм боз кузгалу алдыннан түземсез балыкчылар белән дә аңлату эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев