Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Гуманитар ярдәмне шартлау тавышлары астында бушаттылар

Ватанны саклаучылар көне алдыннан ДНРга Сокуры авыл җирлегеннән гуманитар йөк килә


Фотоны Руслан Газизуллин бирде

Төркем җитәкчесе, Сокуры авыл җирлеге башлыгы Руслан Газизуллин сөйли. 

— Гуманитар йөк өч ноктага җиткерелде, аны Донецкта бушату башланды. Без сугыш зонасыннан өч километр ераклыкта идек. Йөкне бушатабыз, ә монда шартлаулар ишетелә. Сугыш барганын ишетәбез. Даими рәвештә колакны саңгырауландыра торган шартлаулар.

Синнән биш метр ераклыкта снаряд шартлаган кебек. Украиналылар беркемне дә кызганмый, күп кенә ракеталарны шәһәргә, тыныч халыкка ташлыйлар. Донецкта ничә кеше яраланган. Монда булганнан соң безнең солдатларга никадәр җиңел түгел икәнен аңлыйсың. Сугышчыларыбызның характеры, рухы шаккатыра. Алар соклану уята!

Сәфәрне оештыручылар безнең солдатларның теләкләрен исәпкә алдылар. Бурыч хисе булган, битараф булмаган һәм зур йөрәкле кешеләр безнең сугышчыларга кирәк булганның барысын да җыйдылар. Ватанны саклаучылар көне алдыннан алар Сокуры халкыннан бүләкләр алдылар.

Блиндажлар өчен такталар, УАЗиклар өчен тәгәрмәчләр, мотоцикллар, медикаментлар, азык-төлек һәм башка йөкләр «Сомали» һәм «Тимер» батальоннарына тапшырылды. Яраланганнарны сугыш кырыннан ташу өчен махсус конструкцияле арбалар китерелде. Кибеттән алынганнар бик авыр, уңайсыз. Ә без җиңел вариант ясаучы останы таптык. Сугышчылар мондый уңайлы арбаларны беренче тапкыр күрәбез дидләр. 

Икенче көнне район мәдәни йортының элеккеге директоры Алмаз Якупов янына килдек. Ул хәзер МХО зонасында, кулына корал тотып Украин милләтчеләренә каршы көрәшә.

Гуманитар ярдәм җыюда Татарстан һәм Россиянең җирле эшмәкәрләре һәм иҗтимагый оешмалары, пенсионерлар һәм эшләүче гражданнар актив катнашты. Шулай ук кирәкле әйберләрне җыюда Г. Р. Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбе һәм балалар бакчалары да читтә калмады. Мәктәп укучылары һәм укытучылар 300 окоп шәмнәре ясадылар, балалар рәсемнәр, хатлар җибәрделәр һ. б.. Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!

Гуманитар ярдәмне бушаткач, без подвалда утырдык. Авдеевкада безнең һава саклау системасы эшләве ишетелеп тора. Актив сугыш хәрәкәтләре бара. Икенче көнне без Бердянскка киттек, анда да безне көтәләр иде. Ә солдатлар иртән яңадан сугышка киттеләр...
Лаеш районының бердәм халкы, солдатларыбыз алар турында кайгыртуны һәм халык мәхәббәтебен тоеп торсыннар өчен, кабат-кабат гуманитар ярдәм җыячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гуманитар ярдәмне шартлау тавышлары астында бушаттылар