Иң яхшы иминият агентларын Лаешка сәяхәт белән бүләкләделәр
иминлек

Иң яхшы иминият агентларын Лаешка сәяхәт белән бүләкләделәр

Росгосстрахның Татарстан филиалының иң уңышлы иминият агентлары шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштылар.

Бу сәфәр Татарстан Республикасында Росгосстрахның иң яхшы иминият агентлары өчен бүләк булды, алар июнь нәтиҗәләре буенча физик затларның мөлкәтен иминиятләштерү һәм тартмалы иминият продуктлары сату буенча иң яхшы өчлеккә керделәр.

Кунаклар өчен бай эчтәлекле һәм кызыклы мәдәни программа уздырдылар. Безнең шәһәргә визит Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музееннан башланды. Музей директоры Фәридә Мортазина борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр район тарихы турында сөйләп, экскурсия үткәрде. Икенче тукталыш Җиңү паркы булды. Монда «Росгосстрах» иминият компаниясенең Татарстан Республикасындагы филиалы генераль директоры Марат Сафин һәм Лаеш шәһәрендәге агентлык җитәкчесе Гаптеләхәт Хәкимов тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Экскурсиянең кульминациясе Семрук бистәсенә визит булды. «Зөләйха күзләрен ача» сериалына декорацияләр лаешлылар өчен генә түгел, ә безнең район кунаклары өчен дә популяр ял итү урынына әверелергә өлгерде. Менә Росгосстрах вәкилләре дә, Куйбышев сусаклагычының биек ярында булып һәм төшерү мәйданчыгы декорацияләрен карап, онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар.

 - Җәйге кырга чыгып эшләү вакытында авыр хезмәт матди яктан гына бүләкләнергә тиеш түгел - уңышлы агентлар җитәкчелек һәм хезмәттәшләренең хөрмәтенә дә лаек, шулай ук яхшы ял итү мөмкинлегенә дә ия булырга тиешләр, - дип саный Марат Сафин. - Шуңа күрә махсус алар өчен Лаешка экскурсия программасы әзерләнгән иде.

Биредә үк, чикләрсез елга яр буенда иминият агентларының республика конкурсында җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар – Лариса Карабаева һәм Миңнебикә Гафурова. Ә Г.Ф.Хәкимов исемендәге Лаеш шәһәре агентлыгы базасында иминият агентлары өчен укыту семинары узды.

Марат Сафин сүзләренә караганда, мондый чараларны өченче кварталда ай саен үткәрү планлаштырыла. Һәр айның иң яхшы агентлары Татарстанның иң матур урыннарында булачаклар, бүләкләр алачаклар һәм вакытны уңайлы шартларда үткәрәчәкләр.

 


Лаеш районы Росгосстрах иминлек лаешта реклама

Нет комментариев