Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Игътибар: мошенниклар! Саклык акчаларын саклау өчен инкассатор хезмәтләре тәкъдим итәләр

Шикле операцияләр уздыруны кыенлаштырган яңа чаралар кертелгәннән соң, җинаятьчеләр гражданнардан акчаны «инкассаторлар» — ялган курьерлар ярдәмендә урлый башлаган.

 

Превью авторы Людмила Никифорова. 

Кагыйдә буларак, мошенниклар үз корбаннарына үзләрен Россия Үзәк банкы хезмәткәрләре дип таныштырып шалтыраталар һәм кешеләрнең банк счетларына массакүләм киберһөҗүм ясалуы турында хәбәр итәләр, ул акча урлауга китерергә мөмкин. Акчаларын саклау өчен алар «инкассатор» хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим итә. Җинаятьчеләр сүзләренчә, бу кеше акчаларын алып, аларны «махсус счетка» вакытлыча саклау өчен башка банкка күчерә алачак, янәсе болай һөҗүмнәрдән саклана.

Мондый шалтырату булса нишләргә?

Паникага бирелергә кирәкми. Әгәр сезгә мондый шалтырату булган икән, иң яхшысы — сөйләшүне шундук туктату һәм мондый тәкъдимнәргә җавап бирмәү. Берничек тә таныш булмаган кешеләргә акча бирергә ярамый, хәтта алар сезнең мәнфәгатьләрдә эш итүләрен расласалар да.

Шуны истә тотарга кирәк: юридик һәм физик затлар инкассация хезмәтләре күрсәтү турында рәсми шартнамә төзегәннән соң гына инкассация хезмәтләреннән файдалана ала.

Россия Федерациясе Үзәк банкы шулай ук физик затлар белән турыдан-туры эшләмәвен, аларга счетлар ачмавын һәм гражданнарга шалтыратуларын искә төшерә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игътибар: мошенниклар! Саклык акчаларын саклау өчен инкассатор хезмәтләре тәкъдим итәләр