Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Игътибар!Сак булыгыз! Мошенниклар: җылыту өчен артык түләнгән акчаны кайтару турында ялган хәбәрләр

Татарстан халкына мошенникларның куркыныч схемасы турында кисәтү ясыйлар.

Җинаятьчеләр, җылыту өчен артык түләнгән акчаны кайтару турында хәбәрләр таратып, шәхси мәгълүматларга һәм банк картасы реквизитларына керү юлын алырга тырышалар.
Ни өчен мондый хәбәрләрдәге сылтамалар буенча үтәргә ярамый?
Шикле сылтамалар буенча үтү банк счетыгыздагы акчаларны урлауга китерергә мөмкин.
Сезнең җайланмагызга (телефон яки компьютер) вирус йогарга мөмкин.
Мошенниклар корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә?
Чын идарә итүче компанияләр (УК) бервакытта да акчаны хәбәрләрдәге сылтамалар аркылы кайтармый. Барлык үзгәрешләр һәм яңадан исәпләүләр (перерасчет) рәсми квитанцияләрдә генә чагыла.
Нәрсә эшләргә?
Шикле сылтамалар буенча үтмәгез.
Сезгә шикле булып күренгән хәбәрләргә ышанмагыз.
Өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм күршеләрегезне бу куркыныч турында кисәтегез.
Рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышаныгыз.
Игътибарлы һәм сак булыгыз! Шәхси мәгълүматларыгызны һәм акчаларыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игътибар!Сак булыгыз! Мошенниклар: җылыту өчен артык түләнгән акчаны кайтару турында ялган хәбәрләр