Икенче сыйныф укучылары ата-аналарын юлда куркынычсыз тәртипкә өйрәтәләр
2 “б” сыйныф юидчылары ата-аналар җыелышында “Яктылык кайтару элементлары” темасына чыгыш ясадылар. Алар нинди материалдан ясалган, кайда беркетеп була икәнлеген сөйләделәр.
Фото һәм видеоны Гөлшат Зәйнуллина тәкъдим итте.
Икенче сыйныф укучылары ата-аналарына яктылык кайтару элементларының җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметүдә ярдәм итүен искәрттеләр. Кичен һәм төнлә урамнар һәм ишегаллары начар яктыртылганда машина йөртүчеләр яктылык кайтару элементлары булмаган җәяүле белән чагыштырганда ераграк булган яктылык кайтаручы элементлы җәяүлене күрәләр. Фаралар яктысы якын булган машина хәрәкәтендә күз күреме 50 метрдан 100-150 метрга, ә ерак яктылык белән хәрәкәт иткәндә 400 метрга кадәр арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев