Имин тормыш: Усад прогимназиясе яңалыклары.
Усад прогимназиясендә балаларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр.
Усад прогимназиясенең ЮИД һәм ЮДПД отрядларыннан килүчеләр башлангыч сыйныф укытучыларының район семинарында катнаштылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» темасына «Яңа буын» агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Сюжетның төп геройлары-ЮИД, ЮПИД һәм баһадир. Җитәкчеләре: Ольга Филиппова һәм Ләйсән Сәлахова.
Прогимназиядә иминлек атналыгы үткәрделәр. Укучылар «Юл хәрәкәте иминлеге» темасына рәсем конкурсында катнаштылар.
Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалау программасы кысаларында 15 ноябрьдә ике сменада Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган линейка үткәрелде.
Чара барышында балалар «Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне» видеоролигын карадылар. Линейканың йомгаклау өлешендә катнашучылар юл-транспорт һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм шәмнәр кабыздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев