Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Интернет-кибетләрдә ничек алдыйлар

Безнең укучыбыз ничек интернет-алдакчылар корбаны булуын сөйли.

Интернет-сатып алуларны торган саен ешрак башкарабыз. Кайчагында беркатлы төстә меңнәрчә километр ераклыктагы сатучыларга ышанабыз.

Лаешта яшәүче Н.Г. социаль челтәрләрдә матур костюм тапкан.

- Ничек шәп! Фасоны да искиткеч, төсе дә туры килә, бәясе дә мондый әйбер өчен бик кыйммәт түгел, - дип уйлый ул. - Тиздән дус кызымның туган көненә барачакмын, һәм яңа кием кирәк булачак.

Безнең газета укучыбыз, тантанада нинди булачагын күз алдына китереп, заказ ясый.

Почтага ул канатланып оча. Тик посылканы алгач, Н. төргәккә игътибар итә, чөнки ул шикле тоела. Шунда ук почтада аны ача һәм аһ итә: ул бик ошаткан костюм урынына тартмада кәгазьләр өемендә очсызлы йокы күлмәге ята... Сатучы тарафыннан күрсәтелгән телефон дәшми.

-Мин хәзер бу өч мең сумлык йокы күлмәген зур бәйрәмнәрдә генә киеп ятачакмын, - дип шаярта Н.

Полиция хезмәткәрләре бу уңайдан түбәндәгеләрне әйтәләр:

- Интернет аша нидә булса сатып алганда сак булырга кирәк. Ә бу конкрет очракта зыян күрүченең полициягә гариза язуы зарур.

Үземнән шуны өстим, заказ бирер алдыннан, кибет турында фикерләрне укыгыз, бу сатучының базарда күпме эшләвен карагыз. Акчаларыгызны кире кайтару бик катлаулы булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев