Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү фаҗигаләргә китерә

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне итеп игълан ителде.

Быел ул 20 ноябрьдә билгеләп үтелә. Фәкать бер атнада – 2022 елның 2сеннән 9 ноябренә кадәр генә дә республикада юл һәлакәтләрендә 7 кешенең гомере өзелде һәм 80е төрле җәрәхәтләр алды.

Бу көн ниөчен билгеләп үтелә? Мөһиме – юл хәрәкәте кагыйдәләренә битараф мөнәсәбәт җитди, вакыты белән төзәтеп булмаслык югалтуларга китерә, шулай ук юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның гаиләләре кайгыларын уртаклашу да.

Татарстанда Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар 14 ноябрьдән 20сенә кадәр үтә. Төрле акцияләр, ЮХИДИ хезмәткәрләренең хезмәт коллективлары, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар үткәрү күздә тотыла. Профилактикалау чараларына ЮИД отрядлары әгъзалары да кушылачак. Ә 18 ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә Юл хәрәкәте иминлегенең бердәм көне үтә.

ЮХИДИ статистикасына ярашлы төстә 2022 елның 2 ноябреннән 9ына кадәр 60 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше үлгән, 80е җәрәхәтләнгән. Алдагы атна белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 17 очракка арткан, 5 кеше һәлак булган, 28 кеше җәрәхәтләнгән.

Балалар катнашында 6 һәлакәт теркәлгән, аларда 6 бала җәрәхәтләр алган (2 җәяүле, 4 пассажир). Алдагы атна белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 1 очракка кимегән, җәрәхәтләнгән балалар саны – 1.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү фаҗигаләргә китерә