Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Юлны иминрәк итү

“Каршы хәрәкәт полосасы” операциясе тәмамланды, әмма бу юнәлештә профилактик эш дәвам итә.

Республика юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләренең зур өлеше – каршы хәрәкәт полосасына чыгу. Быелның гыйнварыннан июленә кадәр каршы хәрәкәт полосасында булган һәлакәтләрдә 63 кешенең гомере өзелгән һәм 317се җәрәхәтләр алган.

Без инде хәбәр иткән идек, шундый һәлакәтләр арту сәбәпле 2022 елның 18еннән 24 августына кадәр “Каршы хәрәкәт полосасы” профилактикалау чарасы үткәрү турында карар кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, мондый акция Татарстанда июнь азагында үткән иде.

Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре бу юнәлештә эшне көчәйттеләр. Алар машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр алып бардылар, җирле ММЧ битләрендә чыгыш ясадылар, рейдларга чыктылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга административ беркетмәләр төзеделәр. Мәсәлән, 19 августта операция барышында алар РФ КоАПның 12.15 маддәсе 4 өлеше буенча ике машина йөртүчене җаваплылыкка тарттылар.

-Каршы хәрәкәт полосасына чыккан өчен машина йөртүчегә 5000 сумга кадәр штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный, - дип искә төшерә Лаеш районы ЮХИДИ начальнигы Михаил Тюрин. – Ә икенче тапкыр шундый бозу булганда йөртү таныклыгыннан бер елга мәхрүм ителә. Әмма бу җәза каршы хәрәкәт полосасына чыгу нәтиҗәсендә булган җитди авария нәтиҗәләре белән чагыштырганда артык каты түгел. Безнең максат – район юлларында йөрүне иминрәк итүдән гыйбарәт. Шуңа күрә “Каршы хәрәкәт полосасы” операциясе тәмамланса да бу юнәлештә профилактикалау эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юхиди лаешта реклама