Казан полицейскийлары Лаеш районында “Тоннель” операциясе үткәрәчәк
Профилактик операция кайда булачак һәм аның максаты нинди – безнең материалдан укыгыз
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ юл-патруль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре 2023 елның 27 гыйнварында Казан - Оренбург автоюлында автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен, бигрәк тә пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәчәк. Машинаның тонировкасы Техник регламент таләпләренә туры килмәгән транспорт чаралары контрольгә алыначак.
Шулай итеп, иң мөһиме – автобуслар һәм тонировкалар тикшереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев