Казанда яшәүче хатын кыз мошенникларга 2 миллион сумга якын акча күчергән
Алдау корбаны булуын аңлап, гариза бирүче полициягә мөрәҗәгать итә.
50 яшьлек хатынга 19 июньдә шалтыратканнар. Билгесез кеше үзен банкларның берсенең мошенниклыкка каршы тору бүлеге җитәкчесе итеп таныштыра һәм аферистларның аның исеменә куллану кредиты рәсмиләштерергә тырышуларын хәбәр итә. Ир-ат әлеге гамәлләрне булдырмау өчен ашыгыч рәвештә 1 миллион сумлык куркынычсыз счетны тулыландырырга кирәклеген ассызыклый. Зыян күрүче, шалтыратучының сүзләренә ышанып, кирәкле сумманы рәсмиләштерә һәм аферистлар хисабына күчерә.
Шуннан соң хатын кыз тагын бер кредит барлыгын белә һәм банктан 800 мең сум күләмендә кредит ала. Беренче очрактагы кебек үк, бу акчалар да мошенникларның счетларына киткән. Алдау корбаны булуын аңлап, гариза бирүче полициягә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Ямашевский» полиция бүлегендә РФ ҖК 159 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе:
— Җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны тикшерегез;
— Мошенниклар янына бармагыз, билгесез счетларга акча күчермәгез;
— Уяу булыгыз һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез.
Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, шунда ук полициягә 02 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.
Чыганак: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев