Казанда яшәүче хатын-кыз Татарстан хатын-кызлары арасында иң яхшы машина йөртүче дип танылды
Конкурста 45 хатын-кыз- машина йөртүче катнашты.
Фото: Республикасы Дәүләт автоинспекциясе
Казанда «Автоледи-2023» 24 нче республика машина йөртү осталыгы конкурсының финалы узды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.
Финалда конкурсантлар өч сынауны узды. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшыралар, аннары махсус күнегүләр ясап, җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтәләр. Өченче сынау иҗади булды, темасы -«юл хәрәкәте куркынычсызлыгына хатын-кыз карашы».
Нәтиҗәдә, беренче урынны һәм «Автоледи-2023» мактаулы исемен Казан шәһәреннән Елизавета Заһидуллина яулады.
Икенче урынны Норлат районыннан Наталья Львова алды.
Өченче урынны шулай ук Казан шәһәреннән Миләүшә Исмәгыйлова алды.
Лаеш районында яшәүче Резеда Сафина «Автоледи» республика конкурсының йомгаклау этабында безнең районны беренче тапкыр гына тәкъдим итми. Һәм һәр очракта яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Быел ул 8 нче урынны алды.
Барлык призерларны дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев