Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Кешеләрнең гомерләрен янгын хәбәрчесе коткарган

Татар Янтыгы авылында янгынны вакытында автоном янгын хәбәрчесе ярдәмендә күреп алалар.

Шәхси йортта янгын турында хәбәр коткаручылар пультына 2023 елның 2 декабрендә 14.32 сәгатьтә килә. Йортта 84 яшьлек ир, аның хатыны, сеңлесе һәм кызы яши. Алар өйнең янкормасында урнаштырылган автоном янгын хәбәрчесе тавышын ишеткәннәр. Шул ук вакытта урамнан өйгә кунакка кайткан уллары да йөгереп керә. Ул янгын чыгуы турында хәбәр итә. Өйдәгеләр шунда ук йорттан чыгып китә, янгын күзәтчелегенә һәм авыл җирлеге җитәкчесенә шалтыраталар. Шуннан соң йорт хуҗалары үз көчләре белән янгынны сүндерә башлыйлар. Янгынның беренчел сәбәбе — электр чыбыкларының кыска ялганышы. Янгын нәтиҗәсендә 3 кв. м. мәйдандагы йортның стенасы зыян күрә.

Йорт хуҗалыкларын автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландыру буенча эш кысаларында, Лаеш районында күп балалы гаиләләрнең, өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарның, мобиль булмаган инвалидларның, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең, гаиләләре имин булмаган гражданнарның 1508 йорт хуҗалыгында 3442 хәбәрче урнаштырылган. 

Бу мисал йортта яшәүчеләргә янгын хәбәрчесе булуы файдалы икәнен күрсәтә. Әгәр дә ул булмаса, янгын нәтиҗәләре көтелмәгән булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Янгын сигнализаторлары