Кибермошенниклар мәктәп укучыларына «ауга» чыга: корбан булмас өчен нишләргә?
Эчке эшләр министрлыгы электрон көндәлекләр аша мәктәп укучыларына юнәлтелгән кибермошенниклыкның яңа дулкыны турында кисәтә.
Җинаятьчеләр үзләрен мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре итеп таныта һәм яңа электрон ресурс эшли башлавы турында хәбәр итәләр.
Мошенниклар ничек эш итә:
Укучылардан яңа электрон көндәлектә теркәлүне таләп итәләр.
Теркәлү өчен телефонга килгән SMS-кодны сорыйлар.
Кодны алгач, мошенниклар ата-аналарны куркыта башлый: имеш, аларның банк исәбеннән «дус булмаган илгә» акча җибәрелгән.
Нәтиҗәдә, ата-аналарга суд белән яныйлар.
Кибермошенниклар корбаны булмау өчен киңәшләр:
Балалар белән интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшегез.
Шәхси мәгълүматларны, аеруча SMS-кодларны, таныш булмаган кешеләргә бирергә ярамаганлыгын аңлатыгыз.
Челтәрдә сак булуның мөһимлеген балаларга даими рәвештә искәртеп торыгыз.
Хокук саклау органнарының киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш буенча яңалыкларын һәм тәкъдимнәрен күзәтеп барыгыз.
Сак булыгыз һәм балаларыгызны кибермошенниклардан саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев