Корал аеруча куркыныч чыганагы булып тора
2021 ел 28 июньдәге “ Корал турында”гы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы № 231 федераль законы белән 2022 елның 29 июненнән гамәлгә кергән канунга кайбер төзәтмәләр кертелде.
Гражданнарга чикләнгән зыян сала торган утлы корал, аучылык коралы, үз-үзеңне саклау өчен шома көпшәле ике көпшәле корал алуга хокук 18дән 21 яшькә арта.
Элеккечә үк 18 яше тулгач ау коралы сатып алуга хокуклары булган затлар исемлегенә хәрби хезмәт итүче һәм хәрби хезмәт үткән, хәрбиләштерелгән дәүләт оешмаларында хезмәт итүче гражданнар һәм хәрби званиеләре булган затлар, яки махсус званиеләре булган яки юстиция класслы чиннары булган затлар, РФ аз санлы халыкларына кергән РФ гражданнары һәм закон белән билгеләнгән категорияләр керә.
Газлы корал, спорт коралы, шома көпшәле озын көпшәле утлы ау коралы һәм спорт белән шөгыльләнү өчен озын көпшәле көпшәсе киселгән утлы ау коралы, сигнал коралы, РФ халыклары милли киемнәре белән йөртү өчен билгеләнгән салкын тимер корал яки казаклар формасы өчен билгеләнгән корал алуга 18 яше тулган РФ гражданнарына хокук бирелә.
Гражданлык утлы озын көпшәле корал алуга лицензия алган РФ гражданнарына шундый корал иясе булгач беренче ике елдан соң үз-үзеңне саклау максатыннан яки ау өчен шома көпшәле озын көпшәле икедән артык көпшәле яки магазины (барабан) булган утлы корал сатып алу рөхсәт ителми.
Коралларны экспонат рәвешендә яки коллекция җыю өчен алуга лицензия бирүдән баш тартуга өстәмә нигезләр кертелде. Хөкем ителүе алынмаган түбәндәге гражданнарга бирелми:
-авыр яки аеруча каты җинаять кылган өчен, шулай ук белә торып уртача катылыкта җинаять кылган өчен, корал, хәрби кирәк-яраклар, шартлаткыч матдәләр, яки аларны кабатлаган җайланмалар, махсус әзерләнгән техник чаралар, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган, агулы һәм радиоактив матдәләр, дару һәм башка химик-фармакологик препаратлар кулланып кылынган җинаятьләр;
-законсыз корал әйләнешенә бәйле белә торып җинаять кылу;
-террорчылык характерда һәм (яки) экстремистик юнәлештә, шулай ук террорчылыкны пропагандалау, аклау һәм яклау максатыннан кылынган җинаятьләр;
-балигъ булмаганнарга карата белә торып көч кулланып кылынган җинаятьләр.
Административ арест алган, җинаять кылган өчен ике һәм аннан да күп хөкем ителгәннәр, табиб билгеләмәгән наркотик матдәләр яки психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылганнар яки аеруча куркыныч психоактив матдәләр кулланучылар, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән яки транспортка идарә итүне исерек кешегә тапшырган затларга да административ җәза срогы бетәргә бер ел калгач та ризалык бирмиләр.
Корал хуҗаларына өстәмә вазифалар кертелә. Алар корал әйләнеше өлкәсендә вәкаләтле булган федераль башкарма хакимияте территориаль органына гамәлдән чыгарылган коралны сатып алу турында бер тәүлектән озакка сузмыйча исәпкә алу, югалту яки урлану турында хәбәр итәргә тиешләр.
Закон нигезендә кораллары булган затлар коралны тикшерү өчен, шулай ук корал әйләнешенә контрольлек итүче вәкаләтле затларны аны саклау урынына кертергә тиешләр, алар контроль функцияләрне үтиләр. Зыян салу чикле булган утлы кораллар, газ пистолетлары яки револьверлар, үз-үзеңне саклау өчен гражданлык шома көпшәле озын көпшәле утлы корал хуҗалары биш елга бер мәртәбә корал белән имин эш итү кагыйдәләрен һәм корал белән эш итү күнекмәләрен белүләрен күрсәтергә тиешләр, гражданнарның билгеләнгән категориясе искәрмә булып тора. Аларга да корал саклауга рөхсәт биргән яки саклауга һәм корал йөртүгә рөхсәт биргән документларны тиешле органнарга күрсәтү зарур, ә бу оешмалардан пенсиягә чыгу сәбәпле китүчеләргә –хезмәт итү стажын раслаучы, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алуга хокук бирүче документ күрсәтергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев